Чистайда яшәүче Нина Горина шәҗәрә фестивалендә ата-бабалары турындагы хатирәләре белән уртаклашты
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды
Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.
Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.
— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.
Чистайда яшәүче Нина Горина үз — Романовлар нәселе турында сөйләргә һәм башка гаиләләрнең гореф-гадәтләре белән танышырга фестивальгә үзе генә килгән.
— Мин нәселемдә иң өлкәне булганга һәм миннән башка беркем дә калмаганга, фестивальгә үзем генә барырга булдым, — дип уртаклашты Нина Петровна.— Сәхнәдә мин барыннан да бигрәк горурланган ата-бабаларымны тәкъдим иттем. Меценат булган, үз авылында игенчелек, терлекчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнгән карт бабам — Ефим турында сөйләдем. Яшь чагында Николай II сараенда хезмәт иткән һәм көн саен диярлек император гаиләсен күргән Григорий бабам турында да сөйләдем. Ул хәтта патша белән дә аралашкан. Николай II, гадәттә, авыл тормышы белән кызыксынган. Ә минем бабам хезмәтен тәмамлагач, патша аңа кыйммәтле бүләк — матур сәгать бүләк иткән, ул бүген дә эшли, — дип сөйләде конкурста катнашучы.
Нина Горинаның кече оныгы Тимофей аңа сәхнәдә чыгыш ясарга булышты — саксофонда уйнады.
Күргәзмәдә Нина Петровна үзе теккән юрган һәм мендәр тышлары һәм корамалы тегү стилендәге картиналар тәкъдим итте. Ул кунакларны балык, коймак, өчпочмак, җиләк-җимеш кайнатмасы, тозлаган яшелчәләр һәм гөмбә белән сыйлады.
— Минем өстәлемдә төп ризыкларның берсе балык иде, чөнки безнең нәселдә балык тотарга яраталар. Сүз уңаеннан, оныкларымның берсе һәвәскәр балыкчы.
Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Гориннар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев