Чистайда һөнәри осталык конкурсларында җиңгән педагогларны хөрмәтләделәр
Чистайда «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсларының муниципаль этапларына йомгак ясалды.
Шулай ук «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе — 2024» республика конкурсының абсолют җиңүчесен тәбрикләделәр. Бүләкләү тантанасы 1нче гимназиядә узды.
— Кадерле педагоглар һәм тәрбиячеләр! Сез балаларыбызны кечкенәдән үз канатыгыз астына аласыз, балалар бакчасыннан мәктәпкә, беренче сыйныфка озатасыз. Мәктәп еллары — бала өчен иң авыр вакыт һәм аларны бу юлда озата бару хокукы сезгә бирелә. Бу җиңел түгел, чөнки безнең бурыч — укыту гына түгел, ә балаларны үсендерү, олы тормышка әзерләү. Сезнең турыда һәрвакыт югары дәрәҗәдә генә сөйләргә мөмкин — сез иң яхшы, иң акыллы һәм мактауга лаек кешеләр, — диде мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова, педагогларга мөрәҗәгать итеп.
Чыгышы ахырында ул барлык педагогларга теләкләренең тормышка ашуын, яңа елда куелган максатларга ирешүләрен теләде. Ул хыялга юл җиңел булмаса да, бирешмәскә һәм уңышка ирешүнең яңа ысулларын эзләргә кирәклеген искәртте.
Шулай ук котлау сүзләре белән гомумроссия мәгариф профсоюзының Чистай территориаль оешмасы рәисе Валентина Лачугина да мөрәҗәгать итте.
— Хөрмәтле коллегалар, җитәкчеләр! Бүген үзенчәлекле көн. Без һөнәри осталык конкурсларының муниципаль этапларына йомгак ясыйбыз. Конкурсантларыбызга киләчәктә дә уңышлар һәм барлык теләкләренең һәрвакыт һәм вакытында тормышка ашуын телим, — диде Валентина Владимировна.
Ул тәрбиячеләргә һәм укытучыларга фидакарь хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм күңел җылысы өчен аерым рәхмәт белдерде. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә, аларның урынбасарларына, мөдирләргә һәм өлкән тәрбиячеләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
— Сезнең ярдәмегез һәм профессиональ киңәшләрегездән башка бездә мондый йолдызлар булмас иде. Хезмәтегез, педагогик һөнәргә тугры булуыгыз өчен рәхмәт. Сезгә сәламәтлек һәм тынычлык телим, — дип өстәде Валентина Лачугина.
«Россиянең ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Педагогик дебют» номинацияләре буенча 8 гомуми белем бирү оешмасыннан 12 укытучы катнашты.
Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатлар билгеләнде.
«Ел укытучысы» конкурсында 1нче номерлы мәктәпнең физика укытучысы Анастасия Челышева җиңде.
— Әзерлек җиңел булмады, — дип уртаклашты Анастасия Вячеславовна. — Берничә ай дәвамында мин теманы сайлап алу һәм дәресне мәктәп укучыларына кызыклы итеп төзү өстендә эшләдем.
Ул ассызыклаганча, нәтиҗә аның өчен көтелмәгән, ләкин күңелле булган. Ул үз командасына, мәктәп директоры Неля Николаевна, уку-укыту бүлеге мөдире Татьяна Вячеславовна һәм барлык әзерлек этапларында ярдәм күрсәткән хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.
Хәзер Анастасия Вячеславовна алдында яңа максат — конкурсның зона этабында уңышлы чыгыш ясау тора.
«Ел тәрбиячесе» конкурсында 9 кеше катнашты. Конкурс сынаулары 16нчы балалар бакчасы базасында узды. Катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр, үз эшчәнлекләренә анализ ясадылар, иҗади остаханә һәм мастер-класс үткәрделәр.
«Ел тәрбиячесе» конкурсында 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Николаевна Степанова җиңү яулады.
«Иң яхшы мәктәп китапханәчесе — 2024» республика конкурсының «Иң яхшы авыл мәктәп китапханәчесе — 2024» номинациясендә Татар Талкышы мәктәбе педагог-китапханәчесе Фәргать Гомәр улы Сатдаров җиңүче булды.
Конкурста катнашучыларны номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләделәр, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар район данын конкурсларның зона этабында яклаячаклар.
«Педагогик дебют» номинациясендә 1нче номерлы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алинә Румис кызы Хәйбуллина җиңүче булды.
«Педагогик дебют» номинациясендә 5нче номерлы мәктәпнең математика укытучысы Вагыйз Наил улы Кәримов призер булды.
«Педагогик дебют» номинациясендә Рената Рөстәм кызы Галимҗанова, 1нче номерлы мәктәпнең инглиз теле укытучысы, шулай ук призер
14:42
булды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Татар Баганалысы мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Рәшит кызы Вахитова җиңү яулады.
«Иң яхшы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә 5нче номерлы мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Ринат кызы Шарапова призер булды.
II урынга 16нчы номерлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Кристина Николаевна Мокеева лаек булды.
III урын 2нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Николаевна Сорокинага бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста күпьеллык стажы булган һәм һөнәри юлын күптән түгел генә башлаган укытучылар катнашты.
«Ел укытучысы» конкурс сынаулары 1нче номерлы гимназиядә өч көн дәвамында узды. Педагоглар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр.
«Уңышлы тәрбияче» номинациясендә 21нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Анатольевна Сәгыйрова җиңүче булды.
«Иҗади педагог» номинациясендә 23нче номерлы гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Алмаз кызы Хәйруллина җиңүче булды.
«Һөнәргә тугрылык» номинациясендә 22нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасының укытучы-логопеды Гүзәл Кыяметдин кызы Җиһаншина җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев