Чистайда «Герой әтисе» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Герой әтисе» исемле республика күчмә күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге экспозиция махсус хәрби операция барышында уллары батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән әтиләргә багышланды.
Ачылу тантанасында муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, дин әһелләре, мәктәп укучылары, яшьләр, волонтерлар һәм шәһәрдә яшәүче башка кешеләр катнашты.
— Менә өч ел инде махсус хәрби операция бара. Безнең егетләребез намус белән, батырларча Ватаныбызны, сезнең белән безне саклыйлар! Алар безнең бабаларыбыз кебек үк фашизм белән көрәшәләр Кызганычка, сугыш корбаннарсыз булмый. Бүгенге күргәзмә — без һәм киләчәк буыннар тынычлыкта яшәсен өчен үз гомерләрен биргән якташларыбызга истәлек һәм хөрмәт билгесе. Шундый уллар үстергәннәре өчен әти-әниләренә зур рәхмәт. Без сезнең алда баш иябез! Безне саклаучыларның исемнәре онытылырга тиеш түгел, — дип ассызыклады муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов.
Күргәзмә экспозициясе махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренең фотографияләреннән тора. Аларның кулларында — улларының фотолары, аларның бүләкләре, геройларның сугышчан юлы турында истәлек саклаучы шәхси әйберләре. Әтиләренең йөзләрендә чын ирләр һәм Ватан сакчылары булган уллары өчен горурлык хисләре балкый, шул ук вакытта моңсу күзләрендә югалту ачысы чагыла…
Күргәзмәгә барлыгы 45 әтинең һәм аларның герой улларының портретлары куелган. Алар арасында дүртесе Россия Герое, калганнары Батырлык ордены һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булганнар.
Экспозициядә, билгеле инде, Чистай районы геройларының әтиләренең фотолары да бар:
Җәлил Нургата улы Шәрифуллин — махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Шәрифуллинның әтисе;
Николай Васильевич Сковородников — махсус хәрби операциядә һәлак булган Михаил Сковородниковның әтисе;
Игорь Васильевич Тимофеенко — махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Тимофеенконың әтисе;
Илдус Әнвәр улы Мифтахов — махсус хәрби операциядә һәлак булган Камил Мифтаховның әтисе;
Иван Николаевич Ширяев — махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Ширяевның әтисе;
Вячеслав Анатольевич Орлов — махсус хәрби операциядә һәлак булган Никита Орловның әтисе;
Павел Иванович Капустин — махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Капустинның әтисе.
Күргәзмә «Ватан сакчылары» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, шулай ук Әтиләр берлеге һәм республиканың офицер хатыннары берлеге ярдәмендә оештырылды.
«Һәр әти кеше өчен улы — нәсел, гаилә традицияләре дәвамчысы, ышаныч һәм терәк. Ә улы өчен әти кеше — батырлык, ныклык, ышаныч һәм җаваплылык үрнәге. Безнең күргәзмә чын патриотлар, Ватан сакчылары тәрбияләүчеләр хакында сөйли. Сезнең аларның кая эшләүләре, кызыксынулары турында белмәвегез дә мөмкин. Әмма алар турында иң мөһим нәрсәне: чын геройлар — рәхмәтле, батыр һәм дәүләтебезгә тугры булган кешеләр тәрбияләүләре турында белергә кирәк. Улларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аталык бурычыгызны лаеклы үтәвегез өчен сезнең алда баш иябез!» — күргәзмә стендларының берсенә шундый сүзләр язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев