Чистайда Гаяз Исхакый укулары узды
Чистай шәһәр музей-тыюлыгында «Мәңге сүнмәс ялкын» дип исемләнгән Гаяз Исхакый укулары булып узды.
Татар халкының горурлыгы, безнең якташыбыз, публицист, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 147 ел тулуга багышланган бу чарага башкалабыздан хөрмәтле кунаклар — Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов, тәрҗемәче, публицист, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Фатыйх Кутлу катнашты.
Әлеге чарада укучылар һәм укытучылар арасында үткәрелгән иҗади конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста тугыз шәһәр мәктәбеннән, ун район мәктәбеннән 80 укучы, шулай ук сигез педагог көч сынашты. «Сынлы сәнгать», «Нәфис сүз», «Рефератлар “ кебек номинацияләрдә җиңү яулаучы укучыларга һәм мөгаллимнәргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды.
Фото: Музей- тыюлык
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев