Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайда әниле-кызлы фаҗига корбаннары булды

Коточкыч янгын 37 яшьлек хатын-кызның һәм аның 2 яшьлек кызының гомерен өзде

26 февральдә шәһәрдә фаҗига булды. Энгельс урамындагы 104нче йортның бер фатирында үлемгә китергән янгын килеп чыкты. 37 яшьлек хатын-кыз һәм аның 2 яшьлек кызы аның корбаннары булдылар.
Вакыйга урынына тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр балконда ачык утка тап булалар, ә дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән кара куе төтен чыга. Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегендә хәбәр итүләренчә, янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән.
— Янгынны сүндерү барышында балкон идәнендә ике мәет: 1987 елгы фатир хуҗасы һәм аның 2023 елда туган кызы табылган. Янгынның башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, — дип аңлатма бирде күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 12 янгын сүндерүчесе һәм 3 берәмлек техника янгынны сүндерүдә катнашкан.
Билгеле булганча, янгын вакытында фатирда хатын-кызның тагын өч баласы: 18 һәм 10 яшьлек кызлары, 16 яшьлек малае да булган, аларны шаһит коткарган. Кечерәкләрен 2нче номерлы шәһәр дәваханәсенең педиатрия бүлегенә госпитализациялиләр. Чистай үзәк район дәваханәсендә хәбәр итүләренчә, хәзер балалар табиблар күзәтүе астында, аларның хәле тотрыклы, сәламәтлекләрендә тайпылышлар юк.
Янгынның барлык шартларын ачыклау өчен шул ук көнне вакыйга урынына шәһәр прокуроры Тимур Дияров та барды. Процессуаль тикшерү алып барыла, аның барышын һәм нәтиҗәләрен шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан янгын чыгу очрагы буенча РФ Җинаятьләр кодексының 109нчы маддәсенең 3нче өлеше (саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Фаҗига бөтен шәһәрне тетрәндерде. Битараф булмаган чистайлылар әнисез калган балаларга ярдәм итү өчен берләштеләр. Кирәкле әйберләр һәм акча җыю игълан ителде.
Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 8-987-279-67-73 (Сбербанк), Вера Кирсанова — һәлак булган хатынның бертуган апасы. Акча күчергәндә «Балалар өчен» дип күрсәтергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев