«Чистай хәбәрләре» редакциясе коллективы газетабызның тугры дусты Альберт Дәминовны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый
Сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Мөхтәрәм якташыбыз, Россиянең атказанган нефтьчесе, хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе Альберт Гомәр улы Дәминовны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихластан котлыйбыз. Ямь өстенә ямь дигәндәй, яңа ел көннәрендә игелекле якташыбызның туган көне дә әле.
Альберт Гомәр улы — танылган меценат. Ул һәрвакыт «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә актив катнаша. Быел ул «Чистай — фронтка» хәрәкәте волонтерлары өчен безнең җирле газетабызга язылуны рәсмиләштерде.
Хөрмәтле Альберт Гомәр улы! Ярдәмегез, игелекле гамәлләрегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт сезгә! Йөрәгебез түреннән чыккан иң җылы, ихлас рәхмәт сүзләребезне, изге теләкләребезне сезгә юллыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән һәр туган көнгә сөенеп, тигез, бәхетле, озын гомер итүегезне телибез! Киләчәктә дә безнең белән хезмәттәшлек итәргә, бергә, бердәм булырга насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев