Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай турында кызыклы фактлар

...

Чистай районы территориясендә 250дән артык археология һәйкәле бар. Болар — безнең эрага кадәр II меңъеллыкка, безнең эрага кадәр VII–VIII гасырга, һәм IV гасырга, VIII гасыр башларына караган шәһәрлекләр, кешеләр яшәгән урыннар, авыл урыннары…

Җүкәтау — Идел Болгарстанының эре үзәге

X гасырдан XV гасыр башына кадәр хәзерге Чистай урнашкан урынга якын җирдә Җүкәтау — Идел Болгарстанының эре үзәге урнашкан була. Ул XIV гасыр рус елъязмасында һәм дөнья карталарында (шулай ук Җүкәтин дип тә йөртелә) билгеләнгән. Монголга хәтле чорда (X гасырдан алып XIII гасыр башына кадәр) шәһәр Гарәп хәлифәте, Византия һәм Рәсәй белән сәүдә иткән. Монгол хакимлеге чорына ул көчәйгән һәм 150 гектарга кадәр үскән. XIV гасырда ул эре Җүкәтау кнәзлегенең үзәге була, Кытай, Һиндстан белән сәүдә итә.

Чиста кыр авылы — икмәк белән сәүдә итүнең әһәмиятле үзәге

Уңайлы причал, Чулман елгасы аша йөк ташулар, эре коры юллар булганга Чиста кыр авылы (Архангельск бистәсе) 1710 елда икмәк белән сәүдә итүнең әһәмиятле үзәгенә әйләнә.

Өяз шәһәре статусы Екатерина II указы белән бирелде

1781 елның 28 сентябрендә Екатерина II указы белән гади авыл Казан наместниклыгының өяз шәһәре статусын ала. Шәһәрнең рәсми гербында «яңа шәһәрдә барлык төр икмәк белән дә сәүдә баруның» билгесе итеп алтын белән йөгертелгән «чирек» билгеләнә.

XIX гасырда Чис­тай иске дин тотучыларның Кама буендагы танылган үзәге була

Рәсәйдә яшәп килүче егерме иске диндәгеләр килешүләренең бишесе генә Чистайга һәм Чис­тай районына тәкъдим ителә. Иске диндәге кешеләр саны буенча Чистай халкы биш тапкыр артык булган Казанга тиңләшә. Чистайның бай сәүдәгәрләре-иске диндәге кешеләр үзләренең дини тормыш тәртипләрен Кама буе чикләренә дә тараталар: дини әдәбият басыла, гыйбадәт кылу йортлары төзелә. Иске диндәге кешеләрнең мондый традицияләре Чистайның аерым бер үзенчәлеге булып тора. «Чиркәүләргә мөнә­сәбәткә килгәндә, ул күп кенә рус шәһәрләренә хас булган чиркәү­ләрне күбәйтү омтылышына катнашмый калган».

Чистай — Камада иң мөһим ашлык пристане

XIX гасыр азагында — XX гасыр башында Чистай Россия империясенең Европа өлешендәге Идел бассейнындагы егерме сигез мөһим елга пристаньнары арасына керә. Бүгенге мәгълүматлар буенча «Чистай — Камада иң мөһим ипи пристаны: ул ел саен 6 миллионга якын суммага тугыз потка якын икмәк озата».
XX гасыр башында Чистайда биржа — сәүдә мөнәсәбәтләре өчен мөһим инструмент ачыла
Авыл хуҗалыгы, товар, сәнәгать тармаклары белән килешүләрне күз уңында тотучы Чистай биржасы уставы Россия сәүдә министры С. И. Тимашев ярдәмендә карала һәм империя министрлары советында тикшерелә, 1910 елның октябрендә патша Николай II тарафыннан шәхсән раслана.

XIX гасыр азагында Чистай Кама буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе була.

XX гасыр азагында «Тарих хәбәрчесе» дип исемләнгән танылган Россия журналы түбәндәгечә яза: « Чистай Казаннан кала сәүдә буенча икенче сәүдә пункты, Казан губернасында корылмалар буенча иң яхшысы, Кама буендагы чәчәк атучы өяз шәһәрләренең берсе булып тора. Пристаньга якын җирдә күркәм наратлык, ә шәһәр үзәгендә менә дигән Скарятин бакчасы урнашкан».

Җәмәгать биналарын һәм сәүдәгәрләр йортларын архитектураның талантлы осталары торгызган

Никольский соборын Казан университетының төп корпусын төзүче танылган төзүче П. Г. Пятницкий, гимназиянең (1883 елдан –җәмәгать идарәсенең) ир-атлар бинасын Петербургта «Офицерлар Йорты» төзелеше белән җитәкчелек итүче, Петербургның хәрби инженеры Н. В. Смирнов проектлаган. Шулай ук Ф. И. Петонди, С. В. Бечко-Друзина, И. П. Бессонова, П. И. Абрамычева исемнәре дә билгеле.

Бай сәүдәгәрләр шәһәрне төзекләндерүгә һәрвакыт ярдәм итте

Җирле меценатлар акча­ларына 1868 елда Чистай­да Җәмәгать бакчасы, 1874 елда шәһәр бульвары төзекләндерелә. Чистай миллионеры-сәүдәгәр В. Л. Челышевның тол хатыны Е. В. Челышева 1905 елда «Чис­тайда яхшы су җитмәгәнгә ярлы кешеләргә су бушлай җибәрелсен өчен» дигән шарт белән шәһәр суүткәргече төзүгә 100 мең су акча бирә. Екатерина Васильевна Челышеваның бүләге император Николай II рәхмәтенә лаек була.
Беренче бөтендөнья сугышы башында Чистайда Прапорщиклар мәктәбе ачылган. Анда беренче уку елында 86 офицер һәм 416 юнкер исәпләнгән. 1917 елга кадәр мәктәптә 2478 офицер булган, алар арасында СССРның хәрби округлары командующийлары, Советлар Союзы Геройлары, данлыклы сугышчан командирлар, шулар исәбеннән Совет армиясенеке дә: армия генераллары М. Т. Романов, И. В. Тюленев, Г. Ф. Захаров та бар.

Чистай революция юлбашчысы В. И. Ленин рәхмәте белән билгеләп үтелде

1919 елда Россия империя­сенең алтын запасы өлешләрен пароход белән Пермьга җибәрүләре (анда ул Мәскәүгә китерелә) өчен Чистайга революция юлбашчысы В. И. Ленин рәхмәт белдерә.
Бөек Ватан сугышы башында Чистай халкы ике тапкырга арта, биредә эре сәнәгать предприятиеләре яңа пропис­ка ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Россиянең үзәк өлкәләреннән халыкны һәм предприятиеләрне Чистайга эвакуациялиләр. 1941 ел азагына кадәр шәһәр халкы ике тапкырга 25 меңнән 50 меңгә кадәр арта.
Шулай ук Чистайга эре сәнәгать предприятиеләре: Икенче Мәскәү сәгать заводы, Киев эрләү-туку һәм Гомель галантерея фабрикалары, Калачинск һәм судно ремонтлау предприятиеләре, Витебск инструменталь мебель фабрикалары эвакуацияләнә.

Себергә каторга юлы Чистай аша үткән

1806 елда ачылган һәм 1856 елда бөтенләй төзелеп беткән, икейөз тоткын сыйдыручы Чис­тай төрмәсе озатып торучы була: Себергә каторга юлы Чистай аша үтә. Сталин репрессиясе елларында биредә ике меңнән артык кеше була.
Тоткын Г. С. Симонов болай дип яза: «41квадрат метрлы, сәкеләре дә булмаган камерада 104 тоткын яшәде, бу бит бер көн, бер атна гына түгел, күп айлар…»
1950 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының төрмә тибындагы махсус психиатрия дәваханәсенә яраклаштырып җиһазланган төрмә 1953 елдан каты һәм аерым режимда хөкем ителгәннәр өчен файдаланыла башлый. 1978 елдан башлап аңа сәяси тоткыннар, совет диссидентлары ябыла.

Чистай сәгать заводы сәгатьләре космоста да булдылар

Чистай сәгать заводы сәгатьләре совет космонавтларына «Салют-4» фәнни орбита станциясе бортында очышта хезмәт иттеләр. Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Г. М. Гречко болай дип искә төшерә: «Миңа илебездәге заводларның теләсә кайсыннан сәгать сайлап алу мөмкинлеге бирделәр, мин чистайныкыларда тукталдым һәм ялгышмадым». Чистай районы территориясендә Татарстан Республикасының географик үзәге урнашкан.
Ул Чистайдан ерак түгел, Булдырь авылына якын, шул уңайдан аңа истәлек билгесе дә куелган.

Автор-төзүче Денис Кондрашин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев