Чистай тәрбиячесе Ульяна Мартынова республика конкурсында җиңүче булды
...
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында узган рус телле тәрбиячеләр арасында «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим — 2024» VIII республика һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабында Чистайның 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ульяна Андреевна Мартынова катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча ул «Гади аңлатырмын, җиңел өйрәтермен» номинациясендә җиңүгә лаек булды.
Конкурсның финалы җиңүче исеме өчен көрәшүче 15 катнашучыны җыйды. Соңгы этапта конкурсантлар «Мин шәхес» темасына визиткаларын тәкъдим иттеләр, «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!» («Татарча сөйләшергә өйрәнәбез»), «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм!» конкурсында үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук «Ирекле микрофон» биремендә иҗади якын килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев