Чистай районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Альфред Сабиров дәүләт бүләгенә лаек булды
...
И. Шакиров исемендәге концертлар залында «Казан Экспо»да Ватанны саклаучы көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Ул ассызыклаганча, Ватанны саклаучылар — кыю кешеләр, алар үз илләренең язмышы, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өсләренә алдылар.
Тантана бәйрәм концерты һәм татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшыру белән үрелеп барды. Бүләкләнүчеләр арасында Чистай районы Каргалы авылында яшәүче, махсус хәрби операциядә катнашучы Альфред Сабиров та бар. Рөстәм Миңнеханов аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Альфред Сабиров махсус хәрби операциядә ул башланганнар бирле үк диярлек катнаша. Ул фронтка үз теләге белән китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев