Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

...

Александровка авылында махсус хәрби операция барышында һәлак булган Алексей Владимирович Плотников һәм Дамир Рөстәм улы Гадиуллин истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Аларны сугышчылар укыган җирле мәктәп диварларына урнаштырдылар.
Чарада һәлак булган сугышчыларның якыннары: Алексей Плотниковның әнисе Любовь Павловна һәм кызы Елена Игнатьева, Дамир Гадиуллинның әнисе Дарья Викторовна катнашты.
Тантанада шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, аның мәгариф буенча урынбасары — мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова, Совхоз-Галактионово авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Донеев, укытучылар, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты.
— Бүген без әлеге мәктәпнең элеккеге укучыларына — чын Ватанны саклаучыларга мемориаль такта ачабыз. Малайлар һәм кызлар, сез алар белән горурланырга һәм аларның батырлыгы турында онытмаска тиеш! — диде Эдуард Хәсәнов, укучыларга мөрәҗәгать итеп. — Үз эшләренә һәм Ватанга тугры чын патриотлар тәрбияләгәннәре өчен геройларның әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Геройлар Алексей Плотников һәм Дамир Гадиуллин, Ватан хакына гомерләрен биргән башка якташларыбыз кебек үк, безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк. Без алар белән горурланабыз!
Алексей Плотниковның һәм Дамир Гадиуллинның якыннары сугышчыларның исемнәрен туган мәктәпләрендә мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Нәкъ менә аларга мемориаль такталарны ачу хокукы бирелде.
6нчы мәктәп диварларында элеккеге укучы Игорь Владимирович Матвеев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатны искә алырга аның туганнары һәм якыннары, Сугышчан туганлык әгъзалары, укытучылар һәм мәктәп укучылары, шулай ук муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов, «Вектор» радиокомпаниясе генераль директоры Виктор Классен килгән иде, Игорь Матвеев махсус хәрби операциягә киткәнче анда эшләгән булган.
Герой хөрмәтенә мемориаль такта ачу хокукы аның туганнарына бирелде.
Митингта катнашучылар сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такталарга тере чәчәкләр салдылар.

Дамир Рөстәм улы Гадиуллин

Дамир Рөстәм улы Чаллы шәһәрендә туган. 2009 елда гаиләсе Чистай районы Александровка авылына күчеп кайткан.
1нче сыйныфтан 4нче сыйныфка кадәр Дамир Рөстәм улы Александровка мәктәбендә укыган. Башлангыч сыйныфларны тәмамлагач, Дамир Чаллы шәһәренең 82нче кадет мәктәбенә укырга кергән. Аннары 2018 елдан 2021 елга кадәр Чаллы политехник көллиятендә белем алган, электромонтер һөнәрен үзләштергән.
2021 елның июнендә Дамир Гадиуллин Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына ашыгыч хезмәткә чакырылган.
2021 елның 1 августында Дамир Рөстәм улы үз теләге белән хәрби хезмәткә контракт төзегән. Соңрак, үзенең хәрби бурычын үтәгәндә, рядовой Гадиуллин үз бүлекчәсе составында Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясенә махсус хәрби операциядә катнашу өчен җибәрелгән. Хезмәтен Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Көнбатыш хәрби округы Түбән Новгород өлкәсе Володар районы Мулино поселогында 52562нче хәрби частьтә үткән.
2022 елның 18 октябрендә Дамир Рөстәм улы махсус хәрби операция барышында хәрби хезмәт вакытында үз вазифаларын башкарганда һәлак булган.
Рядовой Дамир Гадиуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аның исеме Яр Чаллыдагы «Ватан-ана» мемориаль комплексында уеп язылган.

Игорь Владимирович Матвеев
Игорь Матвеев 1нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр 6нчы мәктәптә укыган, аннары укуын 2нче гимназиядә дәвам иткән.
2010 елда аны Россия Армиясе сафларына ашыгыч хезмәткә чакырганнар, ул аны Алтай краенда радиолокация станциясе операторы булып узган.
Армиядә хезмәт иткәннән соң Игорь Владимирович Чистайга кайткан һәм «Восток» фәнни-техник үзәгендә радиоаппаратура монтажчысы булып эшкә урнашкан, аннары суднолар ремонтлау заводында эшләгән. 2019 елда хезмәт юлын «Вектор» радиокомпаниясендә дәвам иткән.
2022 елда Игорь Матвеев өлешчә мобилизация буенча чакырылган. Игорь Владимирович Казан-Экспода өйрәнүләр узган.
Ил алдында хәрби бурычын үтәп, рядовой Игорь Владимирович Матвеев үз бүлекчәсе составында Россия Федерациясе махсус хәрби операциясендә катнашу өчен Украинага җибәрелгән. Ул РФ Кораллы Көчләренең Мәскәү хәрби округы мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасының мотоукчылар взводы йөртүчесе булып хезмәт иткән.
2023 елда Игорь Владимирович РФ Саклану министрлыгының «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнгән, шулай ук Изге Георгий орденының аерым билгесе — IV дәрәҗә Георгий хачы белән билгеләп үтелгән.
2023 елның 16 декабрендә үз взводы составында Украинаның Харьков өлкәсе Купянский районы Ягодное торак пункты янында, дошманның контр һөҗүмен кире кагып, артиллерия утына эләккән. Рядовой Матвеев үлемгә китергән яралар алган. Игорь Владимирович үз сугышчан вазифаларын башкарганда, гомеренең соңгы секундына кадәр куелган хәрби бурычны үтәп, һәлак булган. Игорь Матвеев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Алексей Владимирович Плотников
Алексей Владимирович Александровка мәктәбендә укыган. Аны тәмамлагач, 1991 елда ул 102нче һөнәр училищесына укырга кергән, анда «Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты» белгечлеге алган.
1994 елда Алексей Плотниковны РФ Кораллы Көчләре сафларына ашыгыч хезмәткә чакырганнар, ул Чечня территориясендә һәм Төньяк Кавказның чик буе төбәкләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 1996 елда демобилизацияләнгән.
Шуннан соң Алексей Владимирович туган авылы Александровкага кайткан, тракторчы, аннары терлекчелек фермасында бригадир булып эшләгән.
2023 елның июнендә Алексей Владимирович Плотников үз теләге белән хәрби хезмәткә контракт төзегән. Хезмәтен Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Үзәк хәрби округы укчылар батальоны укчылар ротасы укчылар взводының укчылар бүлеге укчысы вазифасында үткән.
2023 елның августында өлкән сержант Алексей Плотниковның эчке органнары каты яраланган, ул берничә операция кичергән. 2024 елның 22 сентябрендә яралану буенча ялдан соң хәрби табиб комиссиясенә юллама алу өчен хәрби частькә җибәрелгән, әмма яралану нәтиҗәләре сәламәтлеге өчен эзсез үтмәгән — аның йөрәге тибүдән туктаган. Алексей Владимирович йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавыннан вафат булган. Үлеме хәрби хезмәт узу чорында булган. Өлкән сержант Алексей Плотников үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев