Чистай районында автомобиль һәлакәтендә бер кеше һәлак булган, икесе — дәваханәдә
ГАЗель белән йөк автомобиле бәрелешкән
Бүген Чистай районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Авария Чистай — Аксубай — Нурлат трассасының 22нче чакрымында була, ГАЗель белән Шахман йөк автомобиле бәрелешә.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматларга караганда, ГАЗель машинасын йөртүче каршы як полосасына чыккан, шуның аркасында Шахман автомобиле белән бәрелешкән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә ГАЗельнең бер пассажиры һәлак булган, машина йөртүче һәм тагын бер пассажир дәваханәгә китерелгән. Булган хәлнең шартлары ачыклана. Урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясендә чираттагы тапкыр юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакырдылар.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев