Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямовның Ураза бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Чистай мөхтәсибәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм!

Рамазан ае төгәлләнү һәрвакыт күңелләрдә төрле хисләр тудыра. Бер яктан, без якты бәйрәм җитүенә сөенәбез, әлеге шатлыкны якыннарыбыз, туганнарыбыз белән бүлешергә ашыгабыз, икенче яктан, әлеге изге ай төгәлләнгәч, күңелләрне моңсулык хисләре дә биләп ала. Чөнки бу ай безгә күпме рухи байлык бүләк итә, изге эшләребез өчен бу айда күп бүләкләр вәгъдә ителә. Ифтар, тәравих намазларында алган күңел рәхәтлеген, хичләр ташкынын сүзләр белән генә әйтеп бетереп буламы соң?!

Бер ай дәвамында без таң вакытыннан кояш батканга кадәр ашау-эчүдән тыелып тордык, рухи камиллеккә ирешергә, вакытыбызны гыйбадәттә, яхшы эшләрдә үткәрергә тырыштык. Әлеге ай безгә күңел чисталыгына, бердәмлеккә ирешергә, мохтаҗларның, фәкыйрьләрнең хәлен тагын да ныграк аңларга мөмкинлек бирде.

Рамазан аеның рәхәтлегенә, бәрәкәтенә ирешергә теләп ифтар ашлары оештырылды, өлкәннәр белән бергә аларга яшьләр дә чакырылды. Изге эшләрдә бердәмлекне ныгытып, мөхтәсибәт төрле категория кешеләр, шулай ук азкеремле кешеләр өчен авыз ачу мәҗлесләре уздырды.

Шушы изге айдагы игелекле эшләребезне көндәлек тормышыбызда киләчәктә дә кулланырга насыйп булыр дип ышанабыз. Аллаһы Тәгалә безнең гөнаһларыбызны кичерсен, тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул кылсын!

Әлеге якты бәйрәмдә барыгызга да, шулай ук гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен, гаилә иминлеге, игелекле башлангычларда уңышлар, күңел тынычлыгы телим. Ураза бәйрәме һәр өйгә бәрәкәт китерсен, йөрәкләребезне шәфкатьлелек, игелеклелек белән тутырсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев