Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов хатын-кызларны 8 Март белән котлый

Кадерле һәм гүзәл хатын-кызлар! Язның искиткеч бәйрәме — 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көн сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне, соклануыбызны һәм хөрмәтебезне белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Гомер-гомергә сез, сөекле хатын-кызлар, гүзәллек, наз, игелек һәм зирәклек гәүдәләнеше булдыгыз һәм шулай булып каласыз.

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплы һәм максатчан булуыгыз җитештерүдә, социаль өлкәдә, идарәдә, бизнеста, иҗтимагый эшчәнлектә гаҗәеп югарылыкка ирешергә мөмкинлек бирә. Сез өйдә уңайлыклар тудырасыз, гаилә учагын саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, үз җылыгызны бүләк итәсез һәм яңа казанышларга рухландырасыз.

Еш кына сезнең җилкәгезгә авыр мәшәкатьләр төшә һәм сез аларны лаеклы хәл итәсез. Нәкъ менә хәзер сезнең рухи җылыгыз, фидакарьлегегез һәм хезмәтегез махсус хәрби операция зонасында илебезне саклаучы туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм итә, алар сезнең ярдәмегезне тоялар һәм үз көчләренә ышана башлыйлар.

Кадерле хатын-кызлар! Сезгә сизгер, зирәк һәм мәрхәмәтле булуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бәйрәм күңелләрегезне шатлык белән тутырсын, ә туганнарыгызның һәм якыннарыгызның бәхетле елмаюлары йөрәгегезне җылытсын. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, барлык башлангычларда уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев