Чистай районы аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен мылтыкларын һәм патроннарын тапшырдылар
...
Нурлат, Спас һәм Чистай районнары аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен 17 мылтыктан һәм 550 патроннан торган чираттагы партияне тапшырдылар. Бу хакта биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
— Сугышчыларга тагын бер партияне тапшырдык. Якташларыбыз алгы сызыкта үз бурычларын намус белән үтиләр, ә без аларга, барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп, ярдәм итәбез, — дип сөйләделәр аучылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар үз чиратында биоресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп видеомөрәҗәгать яздырганнар. Алар бензопычкылар, шома көпшәле мылтыклар һәм аларга патроннар, шулай ук беренче чиратта кирәкле әйберләр белән башка гуманитар ярдәм алганнар, дип хәбәр ителә ведомствоның матбугат хезмәтендә.
«Хәерле көн, туганнарыбыз, дусларыбыз, иптәшләребез. Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләренә күрсәткән гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Ярдәмегез өчен мең-мең рәхмәт. Җиңү безнең кулда булачак!» — диделәр сугышчылар үзләренең видеомөрәҗәгатендә.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында искә төшерүләренчә, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен ау мылтыкларын һәркем тапшыра ала. Моның өчен яшәү урыны буенча Росгвардиянең лицензия-рөхсәт бирү эше бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ведомство белгечләре моны ничек эшләргә кирәклеген аңлатачаклар һәм корал тапшыруда ярдәм итәчәкләр.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев