Чистай муниципалитетында узган планеркада Яшьләр үзәге эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм оператив хәл турында сөйләштеләр
Муниципалитетта узган чираттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары — Яшьләр үзәге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атналык оператив хәл булды.
Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Яшьләр үзәге каршындагы яшьләр берләшмәләренә 1200дән артык кеше йөри
Яшьләр үзәге эше турында аның җитәкчесе Марина Елисеева сөйләде. Яшьләр үзәгендә яшьләр берләшмәләре: эшләүче һәм авыл яшьләре советлары, студентларның педагогик хезмәт отряды, «Тормыш» ирекле хәрәкәткә ярдәм үзәге, Яшьләр парламенты, «Җиңү волонтерлары», Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе, яшь сайлаучылар клубы, яшь әниләр өчен фитнес, шулай ук хореография һәм вокал студияләре эшли. Иҗат һәм яшьләр берләшмәләре 1246 кешене колачлый.
Авыр тормыш хәлендә калган яшьләргә ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып «Инсайт» ышаныч телефоны тора. Белгечләр ике линия: республиканың «Яшьләр ышаныч телефоны» һәм җирле шәһәр линиясе буенча эшлиләр. Бер ел эчендә 1000нән артык шалтырату кабул ителә. Мөрәҗәгать итү өчен иң еш сәбәп булып балалар-ата-аналар, гаилә һәм мәхәббәт мөнәсәбәтләре, укудагы проблемалар һәм аралашу җитмәве тора.
Яшьләр үзәге филиалы — «Кояшкай» лагере эше кысаларында балигъ булмаганнарның җәйге ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга аерым игътибар бирелә. Бу балалар һәм яшүсмерләрнең яраткан ял итү урыннарының берсе. Быел лагерьда 7-17 яшьләрдәге 240 бала ял иткән, шуларның 35е махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән.
Узган елда барлык юнәлешләр буенча Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 39 893 кеше катнашында 530дан артык чара уздырылган. Моннан тыш, алар зур шәһәр чараларын: Масленица, Сабантуй, Рок-берега фестивале, «Ике Кремль» мото фестивале, Физкультурачы көне, Җиңү көнен бәйрәм итү, «Чистай очрашулары» бард җыры фестивале һәм башка чараларны оештыруда актив катнашканнар.
Уҗымнарның торышы — контрольдә
Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада 365 тонна сөт савылган, 14,5 миллион сумнан артык суммага 346 тонна сатылган. Бер сыердан атналык уртача савым — 126 килограмм.
Мөгезле эре терлекләр үрчетү эше дәвам итә, бер атнада районда 42 бозау туган.
Хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә әзерлек бара: орлык материалын тикшерәләр, техниканы ремонтлыйлар, минераль ашламалар туплыйлар.
Александр Александрович Россельхозцентр белгечләре тарафыннан көзге культураларның торышына мониторинг үткәрелүе турында хәбәр итте.
— «Чистай» агрофирмасы чәчүлекләренең 70 гектары сайлап тикшерелде, — диде ул. — Кар катламының биеклеге 8 сантиметрдан 27 сантиметрга кадәр, урыны белән 4 сантиметрга кадәр боз кабыгы бар, тармаклану узеллары дәрәҗәсендә туфракның температурасы -3 градустан + 3 градуска кадәр, үсентеләрнең юкка чыгуы — 1 процентка кадәр. Шикәр күләме — норма чикләрендә. Чәчүлекләрне мониторинглау кыш буе дәвам итәчәк. Гомумән алганда, хәзерге вакытта вәзгыять начар түгел.
2 машина йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган
Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 9 хәбәр теркәлгән. Сводкада — 4 урлашу, 4 мошенниклык очрагы, транспорт чарасы белән исерек килеш кабат идарә итү очрагы.
Бер атна эчендә 23 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан
Барлыгы административ хокук бозулар өчен 171 кеше җаваплылыкка тартылган, шул исәптән юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен — 143. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 2 машина йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев