Чистай муниципалитетында шәһәр урамнарыннан кар җыюның сыйфатына югары бәя бирделәр
Муниципалитетта аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып шәһәр урамнарыннан кар җыю, агросәнәгать комплексында эшләр торышы, атналык оператив хәл булды.
Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Күп кар яуган чорда урамнарда кызу эш кайный
2024-2025 елларның кышкы чорына юлларны-урамнарны карап тору турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хаматов сөйләде.
Механикалаштырылган һәм кул эшләре буенча каралган эшләрне «Индустрия» предприятиесе башкара. Механикалаштырылган җыю вакытында һәм шәһәрнең юл-урам челтәрен карап торуда 23 махсус техника берәмлеге һәм җәяүле юлларын, җәмәгать транспорты тукталышларын, скверларны, тротуарларны һәм җәяүлеләр күперен чистарту өчен эшчеләр бригадасы эшли.
1024 километрга сузылган юлларны кардан чистарту үткәрелгән. Бозлавыкны бетерү, шулай ук тортуарларга кулдан ком сибү өчен 1420 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
–9 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр, явым-төшемнең айлык нормасы кадәр кар яуганда эшләр берничә сменада оештырылды, — дип ассызыклады Айрат Рөстәм улы. — Һава торышыннан тыш, карны җыюга шәһәрнең Энгельс, Лев Толстой, Мир һәм Карл Маркс урамнарында юл буенда калдырылган машиналар да комачаулык итте.
Шулай ук ул кар күп яуганнан соң 1 категорияле юллар бер тәүлек эчендә, ә 2-3 категорияле юллар өч тәүлек эчендә чистартылуын хәбәр итте.
Докладны тыңлаганнан соң район башлыгы эшләнгән эшләрнең зур күләмдә булуын билгеләп үтте. Әмма халыкның зары хакында да онытырга ярамый, шуңа күрә ул урамнарны тагын да чистарак һәм тизрәк итеп чистартырга күрсәтмә бирде.
Техник культуралар һәм яшелчәләр өчен чәчү мәйданнары артачакмы
Агросәнәгать комплексы эшләре хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте.
–Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык фермалар, районның фермер хуҗалыклары штат режимында эшләделәр, — дип үзенең чыгышын башлады Александр Александрович. — Узган атнада сөт җитештерү 364 тонна тәшкил итте, 345 тонна сөт сатылды. Уртача сату бәясе 44 сум 60 тиен тәшкил итте. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 18 килограммга җитә.
Мөгезле эре терлек үрчетү буенча эшләр дәвам итә, районда бер атна эчендә 38 бозау алынган.
Хуҗалыклар язгы кыр эшләренә актив әзерләнә башладылар. Чәчү мәйданы узган елдагы кебек үк сакланган. Әмма бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар өчен мәйдан техник культуралар файдасына азрак кыскартыла. Техник культураларга базарда сорау зур, шулай ук аның сату бәясе дә җәлеп итә. Шуңа күрә 250-300 гектарда яшелчәләр: бәрәңге, кишер, чөгендер үстерү өчен мәйданны зурайту күздә тотыла.
Сводкада — ялган машина йөртү таныклыгы
Оператив хәлләр турында Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы Антон Ерашов хәбәр итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 7 хәбәр кергән. Сводкада — мошенниклык, ялган машина йөртү таныклыгы алу һәм аннан файдалану.
37 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, анда 3 кеше зыян күргән.
Административ хокук бозган өчен 178 кеше, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 150 кеше җаваплылыкка тартылган. Исерек килеш машина йөрткән өчен 3 кеше тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев