Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай каратэчылары 12 медаль яуладылар

...

Зәйдә каратэ киокусинкай буенча Татарстан Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда республиканың 9 шәһәр һәм районыннан 400гә якын яшь спортчы катнашты.

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында шөгыльләнүчеләрдән торган Чистай командасы тренер Радик Халиев җитәкчелегендә төрле дәрәҗәдәге 12 медаль яулап, лаеклы нәтиҗә күрсәтте.

Елисей Дворецкий, Ратмир Рыбаков, Тимур Халиев үз категорияләрендә абсолют җиңүчеләр булдылар.

Алексей Гурьянов, Руслан Кәримов, Денис Лобанов, Савва Пенкин көмеш медальләр яуладылар.

Әмир Артемьев, Алиса Сарыкова, Вероника Чиненкова, Михаил Чиганаев бронза медальләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев