Чистай Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар йомгак ясадылар һәм чистайлыларны котладылар
Чистайда Алдынгылар төрле юнәлештә актив эш алып баралар, яраткан шәһәребезгә файда китерәләр
12 декабрьдә Россия Федерациясендә Конституция көне билгеләп үтелде. Әлеге көн уңаеннан Алдынгылар судта экскурсиядә булдылар. Алар күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән дулкынландылар, күп кенә сораулар бирделәр һәм җавапларны зур кызыксыну белән тыңладылар. Экскурсия хокук системасы турында аларның белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, гаделлекнең һәм законның мөһимлеген дә аңларга ярдәм итте!
Шулай ук әлеге көндә Алдынгылар туризм индустриясе һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшмәкәрлек буенча 2 төбәкара кейс-чемпионатта катнаштылар. Әлеге чемпионатта Алдынгылар хәрәкәтенең «Туризм һәм сәяхәтләр» — «Үз шәһәреңне ач!» мәйданчыгы оештырылды. Көн дәвамында укучылар проектлар эшләделәр, алар озакламый тәкъдим ителәчәк.
13 декабрьдә Алдынгыларның иҗади остаханәсе ачылды. Укучылар «Россия Кыш бабае» акциясенә әзерләнделәр, үз куллары белән Яңа ел бүләкләре әзерләделәр.
16 декабрьдә Алдынгылар волонтерлары Картлар йорт-интернатында булдылар, анда чыршы уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс оештырдылар. Мастер-класста катнашучылар онытылмаслык эмоцияләр алдылар, алар шулай ук киләсе очрашуларга да әзерләр инде.
18 декабрьдә мөһим вакыйга булды — Алдынгылар Хәрәкәтенә кабул ителделәр. Бу безнең илебез киләчәгенә һәм аның тарихына зур адым. Укучылар «Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә кабул ителүнең тулы тантанасын үттеләр! Алар зур һәм дус командага кабул ителделәр, ул аларны һәрвакыт яклый һәм ярдәм итә.
Шулай ук бу көнне Алдынгылар Советының җирле утырышы булды, биредә Чистай Алдынгылары беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар, «100 идея» проекты җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләделәр. Беренчел бүлекчәләр дә игътибарсыз калмады! Иң актив мәктәпләр бүләкләр алдылар. Бу Алдынгылар өчен дә, шулай ук остазлары өчен дә онытылмаслык уй-кичерешләр булды.
19 декабрьдә «Россия Кыш бабае» акциясе кысаларында «Беренче чыршылар» старт алды. Кыш бабай һәм Кар кызы 22нче номерлы пилот балалар бакчасында булдылар. Әлеге балалар бакчасы кадет мәктәбе шефлыгында тора.
Нәни могҗизалар, бәхетле йөзләр, елмаюлар диңгезе — бу көнне характерлаучы бизәкләр әнә шулар.
Әлеге көндә Алдынгылар Татарстан традицияләре буенча сәяхәткә кузгалдылар! 2нче номерлы гимназиядә, Мөслим һәм Татар Талкышы мәктәпләрендә Яңа ел алдының татар традицияләре, чын кышкы могҗиза мохиты хөкем сөрде! Алдынгылар мавыктыргыч викторина үткәрделәр. Ул Татарстан халыкларының Яңа елны бәйрәм итүләренә багышланган иде! Балаларга шатлыклар, күңел ачулар китереп кенә калмыйча, ул үз ягыңа мәхәббәт һәм традицияләргә хөрмәт тә формалаштыруга ярдәм итә.
20 декабрьдә Чистайда Алдынгылар безнең шәһәр хакында кайгыртып торучыларны: ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен, ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, шулай ук ял итү-үсеш үзәге «Камалия»не котладылар.
23 декабрьдә Алдынгыларның әти-әниләре белән Яңа ел әңгәмәсе үтте! Әлеге рубрика кысаларында укучылар Чистайның Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучыларның әти-әниләре белән кызыклы әңгәмәләр кордылар. Ике атнага бер тапкыр, һәр шимбәдә уңышлы, иҗади балалар тәбияләүче әти-әниләрдән киңәшләр ишетә аласыз. Бу юлы Чулпан Габдрахман кызы Сөләйманова белән әңгәмә булды. Әлеге чыгарылышны Чистай районы Алдынгылар Хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә карый аласыз.
Шулай ук бу көнне кадет мәктәбендә «Кар кызы — 2024» матурлык һәм талантлар конкурсы булды. Кар Кызлары үзләренең иң яңа, матур киемнәрен, артистлык сәләтен һәм кышкы кәефне күрсәтеп, титул өчен ярыштылар. Искиткеч чыгышлар тәкъдим ителде, ә залда бик җылы һәм бәйрәм мохиты хөкем сөрде.
28 декабрьдә «Серле Санта» дип исемләнгән махсус чара узды. Һәр бала бер-берсенә сюрпризлар һәм күңелле әйберләрдән торган бүләкләр биреп тылсымчыга әйләнде. Бу бүләкләр алмашу гына түгел, ә үз командаңны якыннанрак белү, кайгырутчанлык һәм игътибар белән тулган җылы мохит тудыру мөмкинлеге дә.
Шул ук көнне Балалар китапханәсе кышкы чын әкияткә әверелде, чөнки анда Яңа ел тамашасы булды! Балалар җырлар җырладылар. Чыршы тирәсендә әйләнделәр, күңелле уеннарда катнаштылар һәм, билгеле инде, Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан бүләкләр алдылар. «Какаду» агентлыгы белән бергәләп Алдынгылар могҗизалы мохит тудырдылар.
30 декабрьдә Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә киенеп, безнең бәйрәмнәрне имин тотучы хезмәткәрләрне, аеруча Чистай электр челтәре, «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы һәм электроника кибете хезмәткәрләрен котладылар!
31 декабрьдә Чистайда Алдынгылар иминлек турында сөйләштеләр. Алар янгын күзәтчелеге бүлегендә булдылар, хезмәткәрләр белән әңгәмә кордылар һәм Яңа ел каникулларында иминлек техникасы турында видеоролик әзерләделәр.
4 гыйнварда 2нче номерлы гимназиядә мәктәп яны лагеренда ял итүче Бөркеткәйләр өчен Яңа ел викторинасы үткәрделәр.
5 гыйнварда Алдынгылар Хәрәкәтендә катнашучылар атналык җыелышта очраштылар. Озакламый каникуллар тәмамлана һәм укучылар аны истә калырлык итеп үткәрергә әзер! Алар якындагы вакытка чаралар планын тикшерделәр.
6 гыйнварда Алдынгылар 2нче номерлы гимназиядә мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр өчен спорт чарасы үткәрделәр! Укучылар активлыкларын, җитезлекләрен һәм команда рухын күрсәттеләр. Барысы да уңай тәэсирләр, канәгатьлек хисләре алдылар.
Лиана Беспалова
«Медиа һәм коммуникация» юнәлеше лидеры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев