Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Быел Энгельс урамында су белән тәэмин итү системасы яңартыла

Суүткәрү челтәре буенча күләмле реконструкция 3 мең 434 метр­га планлаштырыла. Нәкъ менә шушы участокта аварияләр иң күп күзәтелә дә инде.

Шулай итеп, 2024 елда гына да 19 авария теркәлгән. Су бирү белән өзеклекләр халыкка уңайсызлыклар китерә, предприятие һәм учреждениеләр эшенә комачаулык тудыра.

Энгельс урамында корыч магистраль су системасының таушалу проценты бик зур һәм ул шәһәрдә су белән тәэмин итүнең төп проб­лемасы булып тора, — дип сөйләде муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Емельянов. — Эшкә сәләтле бикләвеч арматураның булмавы аркасында челтәрнең берәр участогында килеп чыккан аварияне бетерү өчен Сәгать заводы микрорайонында су белән тәэмин итүне тулысынча туктатып торырга туры килә. Биредә 82 күпкатлы йорт, 7 балалар бакчасы, 2 мәктәп, 2 нче номерлы шәһәр дәваханәсе, шулай ук Чистай сәгать заводының сәнәгать мәйданчыгы урнашкан. Быел әлеге учстокта су белән тәэмин итү системасы буенча үткәреләчәк рконструкция эшләре әлеге проблемаларны чишәргә ярдәм итәчәк.

Башкарма комитетта билгеләп үтүләренчә, шулай ук үткәргеч торбалар һәм суүткәргеч коелар алыштырылачак. Реконструкция проекты әзер, ул төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр билгеләү Идарәсенең экспертизасын үтте. Ремонт эшләре 178 миллион сум тәшкил итә.

— Реконструкция су белән тәэмин итүне туктату белән бәйле аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Алар килеп чыккан очракта да, Сәгать заводының барлык микрорайонына су бирүне туктатырга кирәк булмаячак. Ә өстә сөйләнгән объектлар су белән тәэмин итүнең яңа челтәренә тоташтырылачак. Биредә халык саны 11 952гә җитә, — дип аңлатты Павел Борисович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев