Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Булдырь авыл җирлегендә эшкә нәтиҗә ясадылар һәм актив авыл кешеләрен бүләкләделәр

Йолдыз поселогы Мәдәният йортында Булдырь авыл җирлеге Советының исәп-хисап утырышы узды.

Депутатлардан тыш анда җир-мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр катнашты. Төп док­лад белән авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков чыгыш ясады. Ул 2024 елда эшләнгән эшләр һәм 2025 елга бурычлар турында җентекләп сөйләде.
Булдырь авыл җирлеге үз эченә Булдырь, Змеево, шулай ук җирлекнең үзәге булган Йолдыз поселогын ала, анда 1300дән артык кеше яши.

— Безнең эшебезнең төп максаты — җирлектә тулы тормыш эшчәнлеген, аеруча территориянең комплекслы социаль-икътисади үсешен, торак хуҗалыгын, көнкүреш һәм сәүдә хезмәте күрсәтүне, сәламәтлек саклауны, мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирүне, җирлекне төзекләндерүне, тарихи, мәдәни культураларны саклауны, физик культура һәм спорт үсешен, хокукый һәм янгын иминлеген, тирә-як мохитны саклауны һәм кичекмәстән чишүне таләп итүче башка социаль-көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итү, — дип билгеләп үтте үзенең чыгышы башында Николай Николаевич.

Төзекләндерү

Николай Воляков билгеләп үткәнчә, авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым прог­раммасында актив катнашалар. Аның ярдәмендә төзекләндерү мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкин.
— Узган ел әлеге программа буенча авыл җирлеге гражданнарыннан 180 800 сум акча җыелды. Әлеге суммага респуб­ликадан бергә дүрт исәбеннән 723 000 сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, 904 000 сум акча җыелды. Акча тулы күләмдә файдаланылды. Алар авыл халкы соравы буенча Йолдызда һәм Булдырьда юлларга вак таш салуга, шулай ук карт, авария хәлендәге агачларны кисүгә. Булдырь авылында зиратны төзекләндерүгә тотылды. Быел да әлеге программа буенча эшләр планлаштырыла, — дип хәбәр итә Николай Воляков.
Авыл җирлеге грант конкурсларында актив катнаша, анда җиңүләр Йолдыз поселогында юлны киңәйтергә һәм тротуарлар төзергә, Булдырь авылында үзәк урамның бер өлешен ремонтларга мөмкинлек бирде.
Моңардан тыш, 2024 елда дәүләт программасы буенча плотина тулысынча алыштырылды һәм шәһәрдән алып Йолдыз поселогына керү юлына кадәр юл буйларына яктырткычлар куелды. Николай Воляков сүзләренә караганда, исәп-хисап елында шулай ук проектлау-эзләнү эшләре үткәрелде һәм Йолдызда Савельев урамында 1500 метр озынлыкта суүткәргеч урнаштыруга смета документациясе әзерләнде.
 Быел Йолдыз поселогында спорт футбол мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Бу исә «Авыл җирлекләрен комплекслы үс­терү» пограммасында отылган грант ярдәмендә мөмкин булды.

Рухи тормыш

Авыл җирлегендә тормыш кайный. Төрле милләт, дин, төрле яшьтәге кешеләр, һөнәр ияләре үзара аңлашып, дус-тату булып, бер-берсенең традицияләрен, гореф-гадәт­ләрен, мәдәниятен хөрмәт итеп яшиләр. Йолдыз поселогында халык инициативасы һәм ярдәме белән мәчет төзелде, ул озакламый файдалануга тапшырылачак. Ә Булдырь авылында битараф булмаган кешеләр ярдәме белән чиркәү ремонтланган, аның янәшәсендә ел саен Хач ману бәйрәмендә ләгәннәрне җиһазландыралар һәм башка чаралар үткәрәләр. Змеево авылында эшмәкәр Сергей Шувалов һәм башка битараф булмаган кешеләр ярдәмендә борынгы православие чиркәве торгызыла. Аны төзү урыны владыка Пахомий тарафыннан изгеләндерелгән.

Татарстанда беренче урын

Быел Булдырь авыл җирлеге Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм­нәренә әзерлек һәм аларны үткәрү буенча республика конкурсында катнашып, җиңү яулады. Николай Воляков конкурска әзерләнүдә актив катнашучыларга: район хакимиятенә, мәдәният бүле­генә, мәктәп, балалар бакчаларына, Йолдыз поселогы Мәдәният йортына, җирле халыкка, шулар исәбеннән «Авангард» клубыннан яшьләргә, «Чис­тай» агрофирмасына рәх­мәт белдерде.
Шулай ук авыл җирлеге башлыгы авыл халкы һәм җирлек территориясендә эшләүче бюджет учреждениеләре хезмәткәр­ләре белән бергәләп төрле чара­лар, акцияләр үткәрелүе ту­рында да сөйләде.
Полициянең участок уполномоченные Илнар Әхмәтшин, Йолдыз мәктәбе директоры Энҗекәй Шәрифуллина, Йолдыз балалар бакчасы мөдире Татьяна Волякова да өстәмә док­лад белән чыктылар.
Аннары 2024 ел өчен Чистай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде.
Моннан соң Марина Исхакова һәм Николай Воляков халык сорауларына җавап бирделәр.
Очрашу азагында авыл җирлегендә яшәүчеләр җәмә­гать эшләрендә актив катнашулары өчен район башлыгының һәм авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләнделәр.

— Мин район һәм республика җитәкчелегенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Авыл җирлегендә яшәүчеләр, актив, инициативалы, бервакытта да битараф калмавыгыз өчен рәхмәт сезгә! Без киләчәктә дә бергә хәбәрләшеп эшләрбез, бары шулай булганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, — диде очрашу азагында Николай Николаевич.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев