Бозлавыкта үзеңне ничек сакларга
Белгечләр машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр
«Ә тәрәзә артында — әле яңгыр, әле кар…» Быелгы кышны танылган җырның нәкъ менә шушы юллары белән тасвирлап була. Елның салкын вакытында җылы һава торышы һәрвакыт диярлек бозлавыкка китерә, бу исә юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра.
Статистика буенча, кышкы чорда килеп чыккан барлык юл-транспорт вакыйгаларының 40 проценты бозлавык һәм кар яву аркасында булган.
Без боларның сәбәбе нәрсәдә булуы һәм аларны ничек кисәтергә кирәклеге турында белгечләр белән сөйләшәбез.
«Тизлекне арттыруны, тормозга басуны һәм борылышлар ешлыгын ике-өч тапкырга киметегез»
Кыш көне авариягә юлыкмас өчен, машина йөртүчеләргә юлда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Автомобиль белән имин идарә итү кагыйдәләрен Чистай районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы Айрат Хамматшин искә төшерә.
Кыш көне төп киңәш: тизлекне арттыруны, тормозга басуны һәм борылышлар ешлыгын ике-өч тапкырга киметегез, шул чакта тайгак юлда проблемалар күпкә азрак булачак.
Бозлавык шартларында машина йөртүчегә тормоз педаленә басканда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр автомобиль блокировкага каршы система (АБС) белән җиһазландырылган булса, боз өстендә хәрәкәт иткәндә тәгәрмәчләр блокировкаланса, компьютер машина йөртүчегә аларны аннан азат итү кирәклеге турында хәбәр итәчәк. Әмма электроникага зур өметләр багламыйча, үз көчеңне куярга кирәк.
Педальгә өзек-өзек басарга, шул чакта автомобиль белән дә ышанычлы идарә итәргә була. Ә менә тормоз педале белән тиз, тәгәрмәчләрне блоклау чигендә эшләргә кирәк, ләкин бу алым белән артык мавыгырга кирәк түгел. Бозлавыкта кабызгыч һәм күчергечне сүндермичә, двигатель белән тормозлау кулланыла.
Арткы привод булганда, автомобильнең акселератор педаленә баскач, ул шуып барса, шунда ук газны ташларга кирәк. Әгәр машина двигатель белән тормозлый башлый һәм, салулап, аның арткы өлешен читкә алып китә икән, югарырак тапшыруга күчереп, бераз газ өстәргә кирәк. Бу вакытта рульне шуып киткән якка борырга кирәк. Әгәр автомобиль алгы приводлы булса, ул шуып киткәч, шунда ук иң түбән тапшыруга күчеп, рульне шуып барган якка борып, газ педаленә басарга кирәк. Мондый гамәлләр машинаның торышын тигезләүгә китерергә тиеш. Тулы приводлы автомобильдә бозлавык юлдан чыгу иң авыры. Монда бердәнбер юл — рульне тәгәрмәч шуып киткән якка таба чак кына борырга мөмкин. Газ педаленә кагылмау, аны элеккечә калдыру яхшырак.
Исегездә тотыгыз!
Боз белән капланган юлда автомобильләр арасындагы аралык автомобильнең икегә тапкырланган тизлегенә туры килергә тиеш. Дистанцияне саклагыз!
Тизлекне сайлаганда, кар өстендә тормоз юлының өч тапкырга диярлек артуын онытмагыз. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать транспорты тукталышлары янында һәм светофорлар алдында еш тормозга басудан бозлавык барлыкка килә. Шуңа күрә мондый урыннарда аеруча сак булырга кирәк.
Шушы гади киңәшләрне истә тотып, сез бозлавыкта автомобильдә имин хәрәкәт итәчәксез.
«Кулларны кесәгә тыгып йөрү — куркыныч»
Җәяүлене бозлавык вакытында ике куркыныч сагалый — таеп егылу яки машина астына керү. Статистика буенча, кышкы чорда, бигрәк тә бозлавык вакытында, зыян күрүчеләр саны 2 тапкырга арта.
Җәяүлеләр өчен бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге башлыгы Светлана Рясова сөйли.
Игътибар һәм сак булу — үз-үзеңне тотуның төп принциплары, аларны бозлавыкта тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Ашыкмыйча гына хәрәкәтләнегез, кискен хәрәкәтләрдән сакланыгыз, һәрвакыт аяк астына карагыз.
Йөргәндә тезләр бөгелгән, ә гәүдә бераз алга авышкан булырга тиеш. Бозлавык вакытында кулларны кесәгә тыгып йөрү куркыныч: таеп егылган очракта, кулларны кесәдән чыгарып, берәр нәрсәгә тотынып калырга вакыт калмаячак.
Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Мөмкин булганча маршрутны машина юлыннан ераграк үткәрү яхшырак. Машина юлын кисеп чыкканда, бик игътибарлы булырга һәм моны җәяүлеләр кичүе аша гына эшләргә кирәк. Әгәр сезгә тайгак баскычтан төшәргә кирәк икән, аягыгызны баскыч буйлап куярга кирәк, тигезлекне югалткан очракта мондый позиция максималь уңайлы төшәргә мөмкинлек бирә. Аяк киеменең тая торган булмавын кайгыртыгыз. Әгәр андый киемегез юк икән, үкчәләренә металл набойкалар яки поролон беркетегез, ә коры табанына лейкопластырь яки изоляция тасмасы ябыштырыгыз. Өйдән чыгар алдыннан аяк киеме табанын наждак кәгазе белән сөртергә яки комга басарга мөмкин.
Шулай да таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен шунда ук утырыгыз. Аркага уңышсыз егылу умыртка баганасы җәрәхәте белән, ә алга сузылган кулларга — иңбаш яки беләзек сынуына китерергә мөмкин, шуңа күрә терсәкләрегезне ян-якка кысарга, башыгызны иңбашына тартырга, мускулларыгызны киеренкеләндерергә тырышыгыз. Имгәнгән очракта, һичшиксез, дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев