Батыр якташыбыз Фәргать Сираҗетдинов истәлегенә
Мин, олы яшьтәге, ялгыз хатын-кыз, Чистай шәһәрендә гомер итәм. Яшь чакта гаиләм белән Яуширмә авылына кунакка кайтып йөри идек.
Шул вакытларда безнең кызыбыз авыл балалары белән дуслашып, алар белән уйнап йөрде. Кара дулкын чәчле, сөйкемле малай белән аеруча дуслашты ул. Бергә уйнап, шау-гөр килеп йөрделәр. Бу ваемсыз еллар барысы да артта инде. Хәзер искә алып, алар хакында үткән заманда гына сөйләргә калды…
Моннан дүрт ел элек әлеге кара дулкын чәчле егетебез Фәргать Сираҗетдиновның гаиләсе белән якыннан танышырга туры килде. Дуслашып киттек. Ләкин, ни кызганыч, Фәргать белән озак аралашырга насыйп булмады. 2022 елның 30 августында контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте ул. «Фара» позывное алып, «Тимер» батальонының 8 ротасында хезмәт итте. Батыр егетебез яраланып ялга да кайтты, әмма терелеп тә бетмичә, яңадан иптәшләре янына фронтка ашыкты.
Ни аяныч, шушы китүеннән Фәргатькә туган ягына кире әйләнеп кайту насыйп булмады. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салды ул. Сугышчан дуслары әйтүенчә, безнең «Фара»быз үлем алдында тез чүкмәгән, тезләнгән хәлдә һәлак булган. Чын батыр каты яуда соңгы сулышына кадәр иле, халкы, якыннары өчен көрәште, горур булып, үз антына тугры калды.
Чистайда Фәргать укыган 1нче номерлы мәктәп диварына аның хөрмәтенә истәлек тактасы куелды. Аннан батыр, кыю карашлы егетебез якташларын сәламли сыман…Әлеге мәктәптә белем алучы укучылар аның турында иншалар язалар, аның белән горурланалар.
Фәргатьнең дәвамчылары-уллары да үзе кебек нык, тырыш булып үстеләр. Олысы Рәсул Казан энергетика институтының икенче курсында укый. Ул спорт белән дус: гер күтәрә, кул көрәше, бил алышу белән шөгыльләнә. Аның уңышлары турында күпсанлы Мактау кәгазьләре сөйли.
Икенче уллары Булат 3нче номерлы гимназиядә белем ала, мәктәп олимпиадаларында катнаша. Тормыш иптәше Роза Марат кызы 10нчы номерлы коррекция мәктәбендә дефетолог булып эшли.
Форсаттан файдаланып, Фәргать Рәфәгать улы эшләгән Чистай электр челтәре җитәкчеләренә, шулай ук шәһәр хакимиятенә дә рәхмәт әйтәсебез килә. Алар гаиләнең хәлен белеп, булышып, бәйрәмнәрдә бүләкләр китереп торалар.
Исән булса, 8 апрельдә Фәргать Рәфәгать улына 45 яшь тулган булыр иде. Тик нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юк шул… Безнең кыю егетебез якыннарының, безнең күңелләрдә яши һәм яшәячәк. Батыр якташыбызның исеме үлемсез.
Гөлсинә Каштанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев