Авыл хуҗалыгы предприятиесен административ җаваплылыкка тарттылар
Чистай шәһәре прокуратурасы тарафыннан хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләре, «Хузангай» предприятиесе эшчәнлегендә производствода имгәнүләрне кисәтү өлешендә хезмәт законнарының үтәлеше тикшерелде.
Шәһәр прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2024 елның ноябрендә үткәрелгән тикшерү предприятиедә хезмәт законнары кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү, хезмәтне саклауның дәүләт норматив таләпләренә туры килә торган хезмәт иминлеген һәм хезмәт шартларын тәэмин итү өчен законнарда каралган чаралар күрелмәвен күрсәткән.
— Агымдагы елның июлендә 59 яшьлек механизатор комбайнны ремонтлаганда авыш камера цилиндрыннан югары басымлы шланг гайкасын борып алганда шлангның тимер очы маңгаена килеп бәрелә. Производствода хезмәткәр алган җәрәхәт авыр дәрәҗәдәге категориягә керә, — дип аңлаттылар прокуратурада.
Комиссия тикшерүе акты нигезендә бәхетсезлек очрагы эшләрне башкаруны канәгатьләнерлек оештырмау, авария хәлләрен булдырмау, мондый хәлләр килеп чыкканда хезмәткәрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау чаралары күрелмәү, шулай ук хезмәткәрнең индивидуаль саклану чараларын кулланмау, шул исәптән эш бирүче тарафыннан алар белән тәэмин ителмәү сәбәпле килеп чыккан.
Тикшерү барышында эш бирүче тарафыннан механизаторга кирәкле индивидуаль саклану чаралары: механик йогынтыдан саклану күзлеге, механик йогынтыдан (каты кисәкчекләр бәрелүеннән) саклану чарасы бирелмәгәнлеген ачыклау мөмкин була.
Шәһәр прокуроры юридик затка, «Хузангай» предприятиесенә карата, хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итмәгән өчен административ хокук бозу эше кузгаткан.
— 2 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турындагы эш буенча шәһәр прокуроры карары каралды, «Хузангай» предприятиесе РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27.1 маддәсенең 4нче өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 55 000 сум күләмендә административ җәза билгеләнде, — дип билгеләп үттеләр шәһәр прокуратурасында.
Шулай ук хезмәткәр мәнфәгатьләрендә эш бирүчедән рухи зыян компенсациясен түләтү турында дәгъва гаризасы да бар. Моннан тыш, шәһәр прокуратурасы «Хузангай» ширкәтенә закон бозуларны бетерү турында тәкъдим кертте, 2 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев