«Әнәс» мәчетендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ифтар үткәрелде
...
Изге Рамазан аенда Чистай мөхтәсибәте Ватан сакчылары өчен ифтар үткәрде. Әлеге чара «Әнәс» мәчетендә узды һәм яралану сәбәпле яисә чираттагы ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучыларны, фронтта һәлак булган сугышчыларның туганнарын берләштерде. Ифтарга чакырылучылар арасында шулай ук Ватан өчен үзләренең гомерләрен биргән сугышчыларның әни-әтиләре, хатыннары һәм якыннары бар иде.
— Изге Рамазан аенда сугышчыларга һәм аларның якыннарына булышу, шулай ук рухи ярдәм күрсәтү мөселманнар өчен аеруча мөһим. Шуңа күрә дә без алар өчен ифтар оештырырга булдык. Батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтеп, Ватанга хезмәт итүләре өчен сугышчыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Без алар өчен һәрвакыт догада торабыз, — дип сөйләде «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр Азизов.
Әлеге чарага шулай ук Әфган һәм Чечен сугышы ветераннары, чик буе һәм диңгез сугышчан туганлыгы, десантчылар берлеге вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар арасында шәһәр хакимияте вәкилләре дә катнашты.
Ифтарны оештыручылар һәм анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар изге Рамазан аенда дин тотучыларның рухи бердәмлеген чагылдыра. Өстәлләр төрле тәм-томнар белән тулы иде, ә ашау-эчү, тиешле булганча, ахшам намазыннан соң башланды.
— Мондый очрашулар бик мөһим һәм бик кирәк. Алар безгә аралашырга, бүгенге катлаулы шартларда бер-береңә җылы сүз әйтергә, күңелләрне күрергә мөмкинлек бирә. Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт, бу безнең өчен бик кадерле, — дип рәхмәтен җиткерде бер сугышчының тормыш иптәше.
Очрашу барышында кунаклар шәһәр җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәт вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Шулай итеп, әлеге чара күңелләрне җылытып, рухи рәхәтлек кенә биреп калмады, файдалы да булды.
Үз чиратларында мөхтәсибәттә әлеге ифтарны үткәрүдә битараф булмаган кешеләргә, хәйриячеләргә рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев