Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алексей Кунгуров истәлегенә

Еш кына арабыздан киткән кешедән соң күңелдә бушлык кала, аны берни белән дә тутырып булмый. Һәм без бар нәрсәдән дә мәгънә, ниндидер юаныч табарга тырышабыз. Аның сүзләрен, гамәлләрен искә төшерәбез.

Махсус хәрби операциягә мобилизация буенча киткән Чистай ир-егетләребезнең берсе Алексей Кунгуров, аның игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән, җаваплы булуы турында миңа аның әнисе Валентина Ивановна һәм кыз туганы Наталья сөйләделәр.

Җаваплылык — мобилизация буенча киткән ир-егетләрнең барысына да хас: андый кешеләр качмыйлар. Моны намуссыз һәм дөрес түгел дип саныйлар. Алар киткәннән соң, якыннарына посылкалар җибәрергә һәм кайтканнарын көтәргә генә кала. Ә кайвакыт якын кешеләре хыялланган кайту булмаячагы турындагы көтелмәгән ачы хәбәр алырга туры килә…
— Ул үзен чакырырлар дип уйламады. Ләкин повесткадан качарга да җыенмады. «Берсе, икенчесе качса, кем сугышыр? Мин качып йөрмәячәкмен. Чакырсалар — барам. Безнең әби дә сугышта булды бит — исән калды», — дип әйтә иде. Ул моны бурыч буларак кабул итте, — дип сөйли Наталья.
Алексей Кунгуровның тормышы безнең күбебезнеке кебек гади булган: ул хоккей яраткан, «Ак Барс» өчен җан аткан. Гаиләсен бик яраткан һәм әнисенә һәрнәрсәдә булышкан: бакча казыган, утырткан, утаган, йорт нигезен ныгыткан, янкорманы төзеп бетерергә ашыккан, аны түбә астына кертергә өлгергән. Урам себерүче булган һәм үз эшен бик яраткан, яхшы исәптә торган. Эше турында да, соңыннан сугыш турында әйткән кебек үк: кемдер моның белән шөгыльләнергә тиеш бит дип әйтә торган булган. Ул җыештырган ишегаллары да, бакчасындагы кебек үк, чиста булган. Хайваннарны бик яраткан — моның белән берничә сәер вакыйга да бәйле. Балаларны, бигрәк тә бертуганының кызын яраткан. Әнисе пешергән тәмле ризыкларны яратып ашаган. Монда якын кешеләрнең үз сугышчы ир-егетләрен тәмле ашатырга теләүләре никадәр мөһим булуын билгеләп үтәргә мөмкин. Без алар өчен тагын нәрсә эшли алабыз? Өйдәге җылылыкны тагын ничек бирә алабыз? Ә Алексей армиядә хезмәт иткәндә үзе дә пешекче булганга, кибет ризыкларын яратып бетермәгән һәм баллы ризыкларга да исе китмәгән. Ләкин аның үзенә алырга насыйп булмаган посылкага биш шоколад салып җибәргәннәр: ул аларны үзе 27 гыйнварда, соңгы тапкыр шалтыратканда сораган. Соңрак хезмәттәшләре өчен сораганы ачыкланган.
Алексей Кунгуров 2023 елның 28 гыйнварында, алгы сызыкта, аңа 36 яшь тулганнан соң егерме көн узгач һәлак булган. «Яшәү белән ярашмый торган ярчык ярасы» — бу шулай атала. Командирга сугышчының һәлак булуы турында хәбәр иткәч, ул: «Барыгыз бергә киттегез, барыгыз бергә кайтыгыз», — дип боерык биргән. Һәм хезмәттәшләре Алексейның гәүдәсен фронт сызыгыннан алып чыкканнар. Бу җиңел булмаган. Аның елмаеп үлгәнен сөйләгәннәр. Өйдә Алексей өчен җыйган посылка, туганнарыннан рәхмәт хаты белән бергә иптәшләренә киткән. Якын кешеңнең кабере булу, анда барып дога кылу, сөйләшеп кайту, гәүдәсе шушы җирдә ятканын белү мөмкинлеге булуы мөһим. Бу соңгы, ләкин кирәкле элемтә.
— Ышанырлык та түгел, — ди күңеле тулып Валентина Ивановна, — Лешаның каберенә эт килде, ул аны эшендә ашата торган булган. Аның участогы сәгать заводы микрорайонында иде һәм ул шәһәрнең икенче башыннан килеп, аның кабере янында ятып торды, аннары китеп барды. Ә менә Алексей гел уйнаган һәм цирктагы кебек төрле күнекмәләргә өйрәткән песи шул ук кышта үлде: машина бәрдерде.
Эт кенә түгел, Алексей Кунгуровның каберен аның фамилиясен дә белмәгән килеш өлкән яшьтәге бер ир-ат та тапкан, Алексей аңа ярдәм иткән булган. Ә кырыгына йөз утызлап кеше килгән — туйларда да ул кадәр булмый. Кеше китте һәм күпләрнең аңа ничек рәхмәтле булуларын әйтәсе килде. Җиргә иңдерелгәннән соң ярты ел узгач, Алексей каберенә аның сугышчан иптәшләре кайткан. Сватово янында бергәләп окоп казуларын, аның нинди яхшы иптәш, эш сөючән, киң күңелле һәм ярдәмчел булуын сөйләгәннәр. Кешенең асылы өйдә, тыныч тормышта да, фронтта да бер үк төрле булып кала.
— Өлешенә төшкән авырлыклар турында ул беркайчан да сөйләмәде, зарланмады. Бик авыр булганда гына әйтергә мөмкин иде. Һәрвакыт шундый булды. Аннан шалтыратканда да: «Барысы да яхшы», — дип кенә әйтә иде, — дип искә ала Наталья. — Салкыннан да зарланмады, гәрчә учак яндырырга ярамавы турында әйтә иде, алар дроннарны җәлеп итә икән. 27 гыйнварда шалтыраткач, бүген соңгы тапкыр алгы сызыкка барабыз, аннары ял итәчәкбез, дип әйтте. Хәзер менә ял итә…
Алексей «Казан Экспо»га җыелу пунктына 28 сентябрьдә кыз туганы Натальяның туган көнендә киткән. Хәзер бу турыда уйламыйча ничек бәйрәм итәргә?
— Балачакта бүләкләр биргәндә ул һәрвакыт уртаклаша иде. Менә синдә монысы бар, ә миндә андый юк, дип әйтсәм, ярар, мә, тот! — дип әйтә торган иде, — ди күз яшьләре аша елмаеп Наталья.
Валентина Ивановна балаларын ничек үстергәнен, ничек ипи салганын һәм кетердәп торган бер кирпеч ипинең телемнәргә бүленеп шунда ук үз һәм күрше балаларына өләшенүен искә ала, әле ипи телемнәренә май, җиләк-җимеш кайнатмасы ягып, тоз сибеп ашаганнарын да исенә төшерә.
— Ә хәзер балалар кайнатма ашамыйлар да, — дип авыр сулый ул. — Аларны урамга да чыгарып булмый. Ә элек кыш көне карда тәгәрәшеп уйный иделәр, киемнәренә боз каткан була иде.
Миңа да барысы да исән-сау һәм шат күңелле булган бу вакытларның үткәндә калуы кызганыч һәм кешеләрнең ниндидер сәер булып тоелган билгеләрне күрәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Тугыз көнгә аш уздырыр алдыннан Наталья яши торган йортның янына тәрәзә төбенә кара песи баласы килгән. Ул тәрәзә төбендә утырып торган, аңа ашарга биргәннәр һәм шуннан соң ул китеп барган, бүтән күренмәгән. Бу берәр нәрсәне аңлатамы? Бәлки, юктыр да, әмма балаларга һәм өлкән яшьтәгеләргә ярдәм иткән һәм сукбай хайваннарны ашаткан яхшы кеше турындагы истәлек, һичшиксез, нидер аңлата.
Алексей Кунгуров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев