Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучыларның һәр көне төрле вакыйгалар һәм кызыклы мизгелләр белән тулы

...

Алдынгылар спортчылар белән бергәләп сәламәт яшәү рәвеше һәм физик актив­лыкның ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәттеләр. Егетләр һәм кызлар Балалар һәм яшьләр иҗат йортына Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» нормативларын бирүдә катнашу өчен җыелдылар. Катнашучыларның һәрберсе төрле дистанцияләргә йөгерү, ераклыкка сикерү һәм идәннән кулларда күтәрелүне үз эченә алган сынаулар серия­сен үтте!

Кадет, 4нче, 5нче, 6нчы мәктәпләрдә «Аҗаган 2.0» Бө­тенроссия хәрби-патриотик уенына сайлап алу туры узды. Бу — яшь патриотларга үз күнекмәләрен, ихтыяр көчләрен күрсәтергә мөмкинлек бирүче команда-тактик уен. Аны барлык командалар да лаеклы үттеләр. Мондый уеннар вакытында укучылар башлангыч хәрби әзерлектә һәм медицинада практик күнекмәләр, спорт күнекмәләре алалар.

«Сәламәт яшәү рәвеше өчен» кисәтү акциясе кысаларын­да 6нчы мәктәп Алдынгылары кешеләргә тематик бе­леш­мәлекләр тараттылар. Алар шулай ук сәламәт яшәү рәве­шенең физик активлыкны һәм психик сәламәтлекне ныгытуны искә төшерделәр!

Табигатьнең яшь сакчылары

Табигатьнең яшь сакчылары көне хөрмәтенә Алдынгылар «Чиста болыннар» тыюлыгы вәкилләре белән бергәләп 5нче мәктәпнең Россия Бөркетләре белән очраштылар. Укучыларны орнитолог һөнәре белән таныштырдылар, эко-җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. 6нчы мәктәпнең Алдынгылары исә «Орнитолог һөнәре» дәресе уздырдылар. Алар Кара диңгездә кошларга ярдәм оештыруда һәм күрсәтүдә керткән өлешләре турында сөйләделәр.

Чистай Выселкасы мәктә­бендә «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениеләре вәкилләре белән берлектә «Кыргый табигать» исеме астында экологик квиз узды. Анда төрле клублардан һәм отрядлардан 4 команда катнашты.

«Ачышлар вакыты» Бөтен­россия акциясе кысаларында Алдынгылар 3нче номерлы гимназия укучылары, «Чиста болыннар», туризм бүлеге вәкилләре белән бергәләп урманга мавыктыргыч походка юнәлделәр. Әлеге кечкенә генә сәяхәтнең максаты — табигать матурлыгына соклану гына түгел, әйләнә-тирәне саклауда үзеңнән ярдәм кертү дә. Бөтендөнья кыргый табигать көне кысаларында кечкенә генә интерактив үткәрделәр һәм кошлар өчен җимлекләр элеп куйдылар

Алдынгылар шулай ук «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм әти-әниләр катнашында кояшлы балалар өчен сыйныф очрашуы уздырдылар.
Балаларга илебездәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр, аннары бик теләп экологик җимлекләр әзерләделәр һәм аларны урнаштырдылар.

Юлларда иминлек — уртак бурыч
«Юл хәрәкәтенең күңелле кагыйдәләре» акциясе кысаларында яшь инспекторлар һәм берничә гомумбелем бирү мәктәбе Алдынгылары балалар бакчаларында булдылар. Җәяүлеләргә, шулай ук пассажирларга сөйләгән кебек үк нәниләргә дә төп кагыйдәләрне аңлаттылар, киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеге хакында сөйләделәр.

Мөһим даталар һәм әһәмиятле чаралар
Халыкара туган тел көне — безгә телләр төрлелеге һәм мәдәни мирасыбыз турында искә төшереп торучы көн. Әлеге датаны Мөслим мәктәбендә билгеләп үттеләр. Ә Казан инновацион университетының Чис­тай филиалы кызыклы фильм әзерләгән, аны «ВКонтакте» социаль челтәрендә карарга мөмкин.
«Безнең горурлык» — балалар йортында ачылган үткән һәм хәзерге геройлар турындагы пат­риотик экспозиция шулай дип атала. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган ике альбомны үз эченә ала.
Алдынгылар Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен хайван азыклары җыйдылар. Битараф булмаганнар ярдәме белән зур күләмдә азык җыелды. Укучылар шулай ук геройларыбыз өчен җылы сүзләр язылган хатлар әзерләделәр. Шундый кечкенә генә булып тоелган эшләр дә сугышчы­ларыбызга яхшы кәеф, ышаныч бүләк итәр дип ышанабыз.
Яңа көн — яңа маҗаралар. Алдынгылар Чистайда алдынгылар Советының икенче төбәк утырышында катнаштылар.
Татар милли кухнясы көнен­дә Татар Талкышы мәктәбе Алдынгылары тозлы камырдан өчпочмаклар әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Россия Бөркетләре татар кухнясы мохитына чумдылар. «Менә дигән очрашулар» проекты кысаларында Алдыгылар энәләр тартмасы ясау өчен очраштылар.

Алдынгылар хәрәкәте — эфирда
Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә унберенче тапкыр Алдынгыларның әти-әниләре белән әңгәмә үтте. Безнең кунагыбыз Руслан Равил улы Хисмәтуллин булды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы, менә дигән ике малай әтисе, батыр, кыю, яхшы кеше. Әлеге чыгарылышны сез «ВКонтакте» социаль челтәрендә Чистай районы Алдынгылар хәрәкәте битендә карый аласыз.
Безнең социаль челтәрләрдә яңа сәхифә старт алды. Ул безнең пилот проектында катнашучы балалар бакчасына йөрүче кечкенә, кызыксынучан балаларга багышлана. Беренче чыгарылышта без табигать һәм экология турында кызыклы сораулар бирдек. Безнең героебыз 22нче номерлы балалар бакчасыннан Глеб. Ул үзенең белемнәре һәм күзәтүләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев