Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

80 яшьтән узган пенсионерны карауны ничек расларга?

...

Безнең укучыларыбыз сорауларына Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге хокукында клиентларга хезмәт күрсәтү җитәкчесе Надежда Сергеева җавап бирә
–2025 елның гыйнварында 1200 сум күләмендә түләүләр күчмәде. Сәбәбе нидә икән?

— «Эшкә яраксыз гражданнарны караучы кешеләргә компенсация түләүләре турында»гы 2006 елның 26 декабрендәге Россия Федерациясе Президенты Указы 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көчен югалтты.
2013 елның 28 декабрендәге 400нче номерлы «Иминият пенсияләре турында» Федераль законның 17 маддәсе 2.1. бүлеге нигезендә, 2025 елның 1 гыйнварыннан 80 яшьне узган кешеләргә караган өчен пенсиягә билгеләнгән түләүне өстәмә күтәрү юлы белән 1200 сум күләмендә түләү гаризадан башка да билгеләнә. Киләчәктә ул пенсия составында индексацияләнәчәк.
Шулай итеп, 2025 елның 1 гыйварыннан алып 80 яшьне узган гражданнарның картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең күләме 19129, 40 сум тәшкил итә, шуның исәбеннән:
–билгеләнгән түләүнең база күләме — 8907,70 сум;
— 80яшьтән узган кешеләргә билгеләнгән түләүнең артуы — 8907, 70 сум;
— караган өчен арттыру хисабына билгеләнгән түләү арту –1314,00 сум.

–80 яшьтән узган кеше­ләр­не карау чорын ничек расларга?

— Караган затларның иминият стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары (ИПК) рәвешендәге пенсия хокуклары автоматлаштырылган режимда 2024 елның 31 декабренә кадәр шәхси счетта күрсәтеләчәк.
2025 елның 1 гыйнварыннан эшкә сәләтле затлар тарафыннан I төркем инвалидны һәм 80 яшь тулган пенсионерны карау чоры Россия социаль фонды органы карары белән узган чор өчен шундый карау чорын билгеләү турындагы гариза нигезендә билгеләнә һәм алга таба әлеге чор караучы затның шәхси счетына кертелә. Россия социаль фонды органнары тарафыннан тиешле карар гаризаны һәм тапшырылган документларны тулы, һәрьяклы, объектив тикшерү нигезендә кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев