Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

300 литрдан артык ялган алкоголь тартып алганнар

...

«Тикшерү максатыннан сатып алу» операция­сен Россия Эчке эшләр министрлыгының Чис­тай районы буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең җирле бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы хезмәткәрләре ярдәмендә үткәрделәр.
Оператив чара барышында автомобиль багажнигыннан составында спирт булган сыеклык сатып алына. Аны ике Казан кешесе — ир-ат һәм хатын-кыз саткан.
165 700 сумга сатып алучылар 50 пластик шешә сатып алдылар, аларның һәркайсында 5әр литр спиртлы сыеклык булган.
Моннан тыш, тентү барышында бу гражданнардан 61,5 литр күләмендә составында спирт булган сыеклык алынган. Гомумән алганда, үткәрелгән чаралар барышында 311,5 литр ялган, сос­тавында спирт булган, өстәвенә, төрле төрдәге: коньяк, чача, төрле сорттагы шәраб сатып алынган.

— Шулай итеп, бу ир-ат һәм хатын-кыз гамәлләрендә РФ ҖКның 171.3 маддәсенең 2нче өлешендәге «а» пунктында каралган җинаять билгеләре: зур күләмдә этил спиртын, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне тиешле лицензиясез җитештерү, сатып алу (шул исәптән импорт), китерү (шул исәптән экспорт), саклау, ташу һәм (яки) ваклап сату күренә, — дип аңлаттылар Дәүләт алколь инспекциясенең Чистай территориаль органында.

Әлеге очрак буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тикшерүчеләре җинаять эше кузгаттылар. Шикләнелүчеләр читкә китмәү турында кул куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев