Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

27 декабрь – Коткаручы көне!

Хөрмәтле гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коткаручы көне белән котлыйм.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Россия хезмәте безнең илдә дә, аннан читтә дә абруй казанган. Коткаручылар иң авыр хәлләрдә үзләренең югары һөнәри осталыгын исбатлап, мактаулы исемнәрен лаеклы йөртәләр.
Сез үзегез өчен авыр, ләкин игелекле эш сайлагансыз, бәлагә юлыккан кешеләргә иң беренче булып ярдәмгә киләсез. Авырлыкларны җиңеп, үз гомерегезне аямыйча, сез гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда халыкны яклау буенча хезмәт бурычыгызны намус белән үтисез. Бары тик батыр, көчле рухлы кешеләр генә бу авыр юлны сайлый.
Кешеләргә хезмәт итүегез, бәлагә каршы көрәшкә даими әзер булуыгыз өчен сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә сез үз һөнәрегезнең иң яхшы традицияләрен ныгытырсыз, сайлаган эшегезгә тугры булып калырсыз дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминлеге телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев