2025 елга мөселман календаре
Ислам дини календаре күп кенә бәйрәмнәрне һәм истәлекле даталарны үз эченә ала. Иң зур бәйрәмнәр булып бездә Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме санала.
Бәйрәм вакытлары ел саен үзгәреп тора. 2025 елда мөселман бәйрәмнәренең кайчан үткәреләсе билгеле булды.
Рәгаиб кичәсе
Бу бәйрәм 2 гыйнвардан 3енә каршы төндә билгеләп үтелде. Бу кичәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең атасы хәзрәте Габдулла белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булган. Дин тотучы мөселман кардәшләребез бу төнне гыйбадәттә үткәрәләр, ә икенче көнне ураза тоталар. Бу көнне ятим-мохтаҗларга сәдака бирү, балаларга бүләкләр өләшү күркәм гамәлләрдән санала.
Мигъраҗ кичәсе
Быел Мигъраҗ кичәсе 26 гыйнвардан 27сенә каршы туры килә. Бу төнне мөселманнар аерым бер төн дип саныйлар. Мигъраж ул күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез тормышында иң олуг могҗиза булып исәпләнә. Бу төндә ислам традицияләренең барлыкка килүе күзәтелә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар, рәнҗеткән кешеләре белән татулашырга тырышалар.
Бәраәт кичәсе
13 февральдән 14енә каршы төндә Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. Бу гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Нәкъ бу көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела, мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә.
Рамазан ае
Рамазан ае 1марттан 29 мартка кадәр дәвам итәчәк. Уразада сәхәрдән башлап ифтарга яисә ахшам намазына кадәр көн дәвамында ашау-эчүдән, ир-хатын якынлыгы кылудан тыелып торырга кирәк. Акылы камил булган, балигъ яшенә җиткән һәр мөселманга ураза тоту фарыздыр.
Кадер кичәсе
Быел Кадер кичәсе 26 марттан 27 сенә каршы төнгә туры килә. Бу төн язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Кадер кичендә фәрештәләр җиргә төшеп адәм балаларының бу елда тәкъдир ителгән эшләрен билгеләп куярлар. Алар зикер укучылар, гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар. Кадер кичен гыйбадәттә үткәргән кешенең бар гөнаһларын да Аллаһы Тәгалә ярлыкар.
Ураза бәйрәме
30 мартта Рамазан ае төгәлләнүе билгеләп үтелә. Мөселман кардәшләребез мәчетләргә гает намазына җыелалар, аннары аларны гаиләләрендә бәйрәм табыны көтә Бу көнне туганнар, дуслар бер-берсенә кунакка йөрешәләр, бүләкләр бирәләр. Гает көнне шулай ук фәкыйрьләргә, мохтаҗларга ярдәм итү, дус-иптәшләрнең, авыруларның хәлен белү сөннәт эшләрдер.Үзең дә шатланып, башкаларны да шатландырып бәйрәм итәргә тиештер.
Татарстанда бу бәйрәм башка мөселман илләрендәге кебек үк рәсми ял көне буларак билгеләп үтелә.
Зөлхиҗҗә ае башлану
27 майда мөселманнар вакытның иң мөһим чоры башлануын билгеләп үтәләр. Бу елның соңгы уникенче ае. Зөлхиҗҗә аен савап ае дип тә атыйлар. Бу айда Аллаһы Тәгалә барлык бәхәсләрне тыйган.
Гарәфә көне
5 июньдә Гарәфә көне билгеләп үтелә. Бу мөбарәк көндер. Хаҗ гамәлләре ошбу көннәрдә кылыныр. Бөтен дөньяда җыелган берничә миллион хаҗилар Гарәфә көнендә дога вә гыйбадәттә булырлар. Күп мөселманнар бу көнне үзләре теләп ураза тоталар, ул бик әһәмиятле. Пәйгамбәребез: «Гарәфә көннең уразасы ике ел тоткан уразага торадыр» дигән.
Корбан бәйрәме
6 июньдә, Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм бездә өч көн, ә Гарәп Әмирлекләрендә ул ике атна дәвам итә. Бу бәйрәм көнендә, кояш чыккач, чама белән бер сәгатьтән соң, гает намазын уку вәҗиб. Бу көнне фәкыйрьләргә сәдака биргән кешеләрнең һәм ихлас белән тәүбә-истигъфар кылган кешеләрнең гөнаһлары гафу ителәчәге вәгъдә кылынган.
Гает намазыннан соң хәлле кешеләргә Корбан чалу вәҗиб. Аллаһ ризалыгы өчен чалына торган корбаннан аккан беренче тамчы кан белән бергә корбан хуҗасының гөнаһлары юылыр диелгән.
Корбанлыкның ите өч өлешкә бүленә: беренче өлеше — үз гаиләсенә, икенче өлеше туганнары һәм дуслары белән кунак мәҗлесенә, өченче өлеше фәкыйрьләргә сәдака итеп бирелә.
Мөселманнарның ай календаре буенча
Яңа ел
(Мөхәррәм ае)
Ул 2025 елда 26 июньдә билгеләп үтеләчәк. Бу дәүләт бәйрәме түгел, әмма мөселман халкы аны билгеләп үтә, Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең изге эшләре хакында искә төшерә. Мөхәррәм — мул итеп хәер-сәдака өләшү, зәкят бирү, изге гамәлләр ае.
Гашура көне
Быел Гашура көне 5 июльгә туры килә.
Мөхәррәм аеның 10нчы көне иң изге көннәрнең берсе булып санала. Бу көнне бер кеше изгелек кылса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең барча гөнаһларын ярлыкар, күп савап бирер. Кеше бу көндә бер ятимнең күңелен шатландырса, галимнәрне дус тотып, алар йөзенә ачык йөз белән караса, Аллаһы Тәгалә ул кешенең йөзен тәмуг утына тотмас. Гашура көненнән бер көн әүвәл, яисә бер көннән соң ике көн ураза тоту гадәткә кергән.
Мәүлид Ән-Нәби
Быел 3 сентябрьдән 4енә каршы Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең туган көне билгеләп үтелә, ул бер генә көн түгел, ә тоташ ай буе дәвам итә. Бу көн әһәмияте ягыннан Ураза һәм Корбан бәйрәмнәреннән соң икенче урында тора. Мәүлид аенда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкәнчәкне табынга җыя. Анда догалар укыла, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелә, Пәйгамбәребез тормышындагы гыйбрәтле вакыйгалар турында сөйләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев