Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2024 ел чистайлылар хәтерендә нинди вакыйгалар белән истә калды

...

Апрель
 Төзекләндерү һәм чисталык буенча икеайлыкка старт бирелде. Чистайлылар әлеге күләмле эшкә керештеләр, экологлар да көчәйтелгән эш режимына күчтеләр.
 «Торнадо» командасыннан Чистай хоккейчылары Татарстан беренчелегендә икенче урынны яуладылар. Ярышларда барлыгы Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 19 команда катнашты.
 Үзәк китапханәдә «Всем миром мы вышли за Россию-мать…» китабын тәкъдим итү булды. Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган шигырьләр, рәсемнәр, хатлар һәм хикәяләр урын алган.

Май
 Яшьләр үзәгендә «К подвигу героев сердцем прикоснись» дип аталган солдат җырларының пат­риотик фестиваль-конкурсы булып узды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.
 Елгачылар поселогында Елгачыларның яңа скверы барлыкка килде. Биредә яшь наратлар утырттылар, эскәмияләр һәм шәһәребез елгачылары турында мәгълүмати стендлар урнаштырдылар.
 Чистайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Июнь
 Беренче тапкыр безнең шәһәрдә «Звон над Чистополем» дип аталган халыкара фестиваль булып узды. Аңа илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чаң кагучылар һәм автор-башкаручылар килде.
 Чистайлылар Сабантуйны бәйрәм иттеләр, чәчү алдынгыларын хөрмәтләделәр. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә шәһәрлеләр һәм авыл халкы өчен Россиянең атказанган артисты Николай Расторгуев һәм «Любэ» төркеме чыгыш ясады.
 Шәһәр пляжында күләмле төзелеш эшләре башланды. Чистайлыларның яраткан ял итү урыны танымаслык булып үзгәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев