15 февраль — Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне
15 февральдә Россия якын һәм ерак чит ил территорияләрендә хәрби конфликтларны җайга салуда катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтә.
36 ел элек бу көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнә. 15 февральдә без интернациональ бурычларын үтәп, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтканнарны хөрмәтлибез, ахыргача хәрби антларына һәм бурычларына тугры калып, һәлак булганнарны искә алабыз.
Хөрмәтле сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар! Сезнең «кайнар нокталарда» кораллы конфликтларны җайга салуда күрсәткән батырлыгыгыз, фидакарьлегегез һәм хәрби антка тугры булуыгыз — күп буыннар өчен гражданлыкның һәм ватанпәрвәрлекнең лаеклы үрнәге. Без сезнең интернациональ батырлыгыгызны һәрвакыт истә тотачакбыз.
Сезнең күбегез элеккечә сафта, сез яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез, армиянең абруен саклыйсыз. Бүген, дөньяга янә фашизм куркынычы янаганда, сез башкалардан да ныграк күпмилләтле Ватаныбыз халыклары арасында бердәмлекне, тынычлыкны, татулыкны һәм дуслыкны саклауның мөһимлеген аңлыйсыз.
Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, күңел көрлеге, тынычлык һәм шатлык телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев